- үрә
- рәв. Вертикаль, перпендикуляр, текә (торыш) үрә басу. ҮРӘ КИСЕМ – иск. мат. Перпендикуляр сызык. ҮРӘ КАТУ, ҮРГӘ КАТУ – 1) Киерелеп, сынны катырып тоту 2) Эшсез тик йөрү тур. : иелеп-бөгелеп эшләргә яратмау. ҮРӘ ТОРУ – 1) Арт аякларга басу 2) Тырпаю, басу (чәч, йон һ. б. ш. тур.) 3) Туры, төз итеп аякка басу, бөгелмичә төз тору
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.